

Мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап кергән укучыларының дәресләре беренче ярты елда 35 минут дәвам итәчәк.
Укучылар өчен дәресләрнең дәвамлылыгы аларның кайсы сыйныфта укуларына бәйле булачак: беренче сыйныф укучыларының, мәсәлән, беренче һәм икенче чиректә дәресләре 35 минуттан артмаска тиеш, ә уку елының икенче яртысында – 40 минут булачак. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының методик тәкъдимнәрендә әйтелә.
Документка ярашлы, 2-11 сыйныф укучылары өчен бер дәреснең максималь озынлыгы 45 минут тәшкил итәчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәп укучылары өчен дәресләрнең 40 минут дәвам итүе каралган.
Киңәшләрдә беренче сыйныф укучылары сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минут шөгыльләнергә тиеш, ә гыйнвардан майга кадәр дәресләр дәвамлылыгы 40 минутка кадәр арттырылырга мөмкин, дип ачыклык кертелә.