

Туйганчы йоклаган, ял иткән балаларны кабат көндәлек режимга кайтару турында уйланырга вакыт. Моны бераз алданрак кайгыртсагыз, үзегезгә дә, укучыга да җайлырак булачак.
1. Йокы режимын көйләүне 1нче сентябрьгә бер-ике атна кала эшләү яхшы. Баланы һәр көн 15-20 минутка алданрак уятыгыз һәм шулай ук иртәрәк йокларга яткырыгыз. Йокыга ике сәгать кала гаджетлар куллануны чикләгез.
2. Бала җәйгә бирелгән китапларны укып, биремнәрне эшләп бетермәгән булса, аны укытучы ачуланачак дип, куркытырга кирәкми. Августның икенче яртысын балага авыррак бирелә торган фәннәрне кабатлауга багышлагыз. Көнгә 30 минут җитә, алар тыныч кына, дусларча аңлатулар белән үтәргә тиеш. Һәркем хаталана алуын онытмагыз. Баланы юк кына әйберләр өчен дә мактагыз. Бу аңа үз көченә ышанырга һәм тагын да тырышып шөгыльләнергә ярдәм итәчәк.
3. Мәктәп кирәк-яраклары һәм кием алуны ахырга кадәр сузмагыз. Кибетләрдәге тавыш һәм халык күплеге баланы арытачак кына. Тиешле әйберне сайлау да авыр булачак. Кибеткә баланың үзе белән барыгыз. Бу үлчәм белән ялгышмас һәм ошамаган кием аркасында тавыш чыкмасын өчен кирәк. Кыз яисә улыгыз да тиздән уку вакыты җитәчәгенә ияләшә торыр.
Элина Фәйзуллина фотосы.