

“Туктарга” өйрәнегез. Көн саен үзегез өчен төгәл вакыт билгеләгез: шул вакыттан соң уку белән бәйле хәбәрләргә җавап бирмәгез. Бу беренче көннәрдән үк көчне юкка сарыф итмәскә ярдәм итәчәк.
Гардеробыгызны яңартыгыз. Шкафтагы бөтен киемне алыштырырга димәгән – үзегезгә уңайлы берничә көндәлек әйбер дә җитә. Яңа кием уку елына мотивация өстәячәк.
Телефондагы хәбәрләрне алдан көйләгез. Дәрес вакытында социаль челтәрләрдән килгән белдерүләрне сүндерегез, иң мөһимнәрен генә калдырыгыз. Бу игътибарны тупларга һәм борчылуны киметергә ярдәм итәчәк.
Кирәкмәгән әйберләр исемлеген төзегез. Артык дәфтәрләр, кирәксез канцелярия, иске язмалар – боларның барысын тәртипкә китерегез. Өстәл генә түгел, баш та “чистарып” калачак.
Мәктәптән кайткач, уку режимыннан ялга күчү өчен телефонсыз 5 минут тынлыкта утырып торыгыз. Бу стрессны киметергә ярдәм итәчәк.
Үзегезгә хата ясарга рөхсәт итегез. Беренче айда барысын да идеаль башкару мотлак түгел. Берәр нәрсәне оныту, буталу яисә планнан читкә тайпылу – гадәти хәл. Перфекционизмнан баш тарту яңа режимга тизрәк ияләшергә булышачак.
Ял көннәрен дә онытмагыз. Атнага ким дигәндә бер көнне дәресләрдән һәм әзерлектән башка үткәрергә тырышыгыз. Организмга да, баш миегезгә дә ял кирәк.
Ә сез яңа уку елына әзерме?
Юлия Төхбәтуллина фотосы.