

2026/2027 уку елында Русия мәктәпләрендә берничә яңалык көтелә. Кайбер фәннәрнең сәгатьләре кими, кайберләре арта, яңа дәресләр барлыкка килә. Шулай ук укучыларның тәртибен бәяләү дәвам итәчәк.
Узган уку елында тәртип өчен бәя куюны Русиянең 6 төбәгендә сынап карадылар. 2026/2027 уку елында проект киңәя: һәр төбәктә якынча 10 мәктәптә шундый система эшләячәк.
Тәртип 2-11 нче сыйныф укучыларында бәяләнәчәк.
Өч төрле бәя каралган:
Бәяне сыйныф җитәкчесе куячак. Укытучы укучының дисциплинасына, башка балалар һәм укытучылар белән аралашуына, укудагы активлыгына игътибар итәчәк.
Әлегә бу система бөтен мәктәпләрдә дә түгел. Аны барлык мәктәпләргә 2027/2028 уку елында кертү планлаштырыла.
Әгәр укучы дәрестә башкаларга комачаулый икән:
Беренче сыйныф укучыларына мәҗбүри өй эше бирү каралмый.
Димәк, мәктәпкә әле генә кергән балаларның төп эше – дәрестә уку һәм яңа режимга ияләшү.
Башка сыйныфларда өй эшенә каралган вакыт чикләре үзгәрми.
Яңа предметның исеме – «Русиянең рухи-әхлакый мәдәнияте».
5 нче сыйныфта аңа елына 17 сәгать биреләчәк. Дәресләр 2026/2027 уку елының икенче яртысында башланыр дип планлаштырыла.
Анда:
Темаларны танылган тарихи шәхесләр, язучылар, галимнәр, сәнгать әһелләре һәм хәрбиләр мисалында да өйрәнәчәкләр.
Хәзер 5-7 нче сыйныфларда чит телне атнага 3 сәгать урынына 2 сәгать укыту планлаштырыла.
Бу инглиз, немец, француз, испан һәм кытай телләренә кагыла.
8-9 нчы сыйныфларда исә чит тел атнага 3 сәгать булып кала.
Мәктәпләрдә өйрәнергә мөмкин булган икенче чит телләр исемлегенә гарәп теле дә өстәлә.
Ләкин бу бөтен укучы да гарәп телен мәҗбүри өйрәнәчәк дигән сүз түгел.
Әгәр укучылар һәм ата-аналар арасында телгә ихтыяҗ булса һәм мәктәптә аны укыту мөмкинлеге булса, гарәп телен сайларга мөмкин булачак.
Җәмгыять белеме дәресләре 6, 7 һәм 8 нче сыйныфларда укытылмаячак.
Фән:
5-9 нчы сыйныфларда тарихны укыту программасы бердәмләштерелә.
Укучылар:
Кайсы теманы кайчан өйрәнү дә төгәлрәк билгеләнәчәк. Моның максаты – төрле мәктәпләрдә тарих программасын бертөрлерәк итү һәм укучыларны ОГЭга әзерләү.
«Тормыш иминлеге һәм Ватанны саклау нигезләре» предметы ике юнәлешкә бүленәчәк:
Һәр курс 34 сәгатькә исәпләнгән.
Иминлек дәресләрендә юлда, интернетта, янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәнәчәкләр.
Хәрби әзерлек дәресләрендә исә:
Кыскача
2026/2027 уку елында мәктәптә:
тәртип өчен бәя кую проекты киңәя;