+17 °С
Облачно
Журналга язылу

Укытучының абруе артырмы?

Укытучының абруе артырмы?Укытучының абруе артырмы?
Укытучының абруе артырмы?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада укытучы һөнәре абруен күтәрү турындагы указга кул куйды. Документ Русия Президентының агымдагы елның 20 июлендәге “Укытучыларга ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында”гы Указы нигезендә, шулай ук педагогик эшчәнлекнең әһәмиятен җәмәгатьчелектә тануны ныгыту максатында әзерләнгән.

Указга ярашлы, Башкортстан Башлыгы хакимияте билгеләнгән тәртиптә республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайга тикшерүгә кертү өчен “Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре турында” Башкортстан Республикасы Законына мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен яңа дәүләт бүләге булдыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тапшырырга тиеш.

Республиканың Мәгариф министрлыгына педагогик эшчәнлекнең бөтен чоры дәвамында укытучыларның һөнәри үсешен координацияләүне, шул исәптән өстәмә һөнәри белем алуны һәм аларның профиле буенча өзлексез методик ярдәм күрсәтү; педагогик эшкә беренче тапкыр керешүче укытучылар өчен ким дигәндә бер ел дәвамында остазлыкны координацияләү; педагогларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны, аларның эшчәнлегендәге казанышлары өчен бүләкләүне дә кертеп алар өчен федераль һәм төбәк бюджет акчалары исәбеннән булдырылган электрон белем бирү ресурсларыннан түләүсез файдалану мөмкинлеге бирү йөкләтелде

Башкортстан Мәдәният министрлыгы укытучыларның дәүләт музейларына айга бер тапкырдан да ким булмаган түләүсез йөрү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.

Республика матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы педагогик эшчәнлеккә багышланган проектларны киңкүләм мәгълүмат чараларында яктыртуны һәм аның иң яхшы практикаларын күрсәтүне тәэмин итәргә, төбәк Мәгариф һәм Дәүләт идарәсен санлы үстерү министрлыгы белән берлектә педагогларга ярдәм чаралары турында, шул исәптән дәүләт мәгълүмат системалары ярдәмендә, мәгълүмат бирүне тәэмин итәргә бурычлы.

Муниципалитетлар хакимиятләренә тәкъдим ителә:

балалар бакчалары тәрбиячеләренең һәм мәктәп укытучыларының балаларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә беренче чиратта кабул итүне күздә тотарга; педагогик эшчәнлекнең бөтен чоры дәвамында укытучыларның һөнәри үсешен гамәлгә ашыру өчен, шул исәптән өстәмә һөнәри белем алу һәм аларның профиле буенча өзлексез методик ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудырырга; педагогик эшчәнлеккә беренче тапкыр керешүче укытучыларга кимендә бер ел дәвамында остазлык күрсәтү өчен шартлар тудырырга; укытучылар өчен Русия һәм Башкортостан бюджеты акчалары исәбеннән булдырылган электрон белем бирү ресурсларыннан түләүсез файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә; укытучыларның муниципаль музейларга айга кимендә бер тапкыр түләүсез йөрү мөмкинлеген тәэмин итәргә; педагогик һөнәрнең абруен күтәрүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыруда катнашырга; педагогик эшчәнлекнең әһәмиятен җәмәгатьчелек тарафыннан тануны ныгыту буенча өстәмә чаралар күрергә.

Башкортстан Хөкүмәте алты ай эчендә 2030 елга кадәр республикада педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм популярлаштыру буенча “юл картасын” расларга тиеш.

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас