+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
5 декабрь 2018, 18:55

Уфа укучысы ирланд биюләрен оста башкара!

Континенталь Европаның ирланд биюләре чемпионатында Уфа мәктәбе укучысы Ульяна Шилова икенче урын яулаган. Бәйге Амстердам шәһәрендә үткән.. Сәләтле кыз Нидерланд, Германия, Словакия, Гонконг, Дубай, Израиль, Австрия кебек илләрдән килгән унике яшьтәше арасында көч сынашкан. Бу аның Европа дәрәҗәсендәге бәйгедә икенче тапкыр катнашуы икән. Узган елда Ульяна Польшадагы ярышларда 2нче урын алган булган. Ульяна 2019 елда Миланда үтәчәк сайлау турына да җитди әзерләнә. 2020 елда үтәчәк чемпионатта дөньяның иң яхшы спортчылары гына катнашачак. Бүген ул әнә шушы чемпионатта катнашу хыялы белән яна.

Континенталь Европаның ирланд биюләре чемпионатында Уфа мәктәбе укучысы Ульяна Шилова икенче урын яулаган. Бәйге Амстердам шәһәрендә үткән..
Сәләтле кыз Нидерланд, Германия, Словакия, Гонконг, Дубай, Израиль, Австрия кебек илләрдән килгән унике яшьтәше арасында көч сынашкан. Бу аның Европа дәрәҗәсендәге бәйгедә икенче тапкыр катнашуы икән. Узган елда Ульяна Польшадагы ярышларда 2нче урын алган булган.
Ульяна 2019 елда Миланда үтәчәк сайлау турына да җитди әзерләнә. 2020 елда үтәчәк чемпионатта дөньяның иң яхшы спортчылары гына катнашачак. Бүген ул әнә шушы чемпионатта катнашу хыялы белән яна.
Читайте нас: