+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
29 Май 2019, 13:18

Сабантуйлар гөрләр чак җитте!

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә Балалар сабантуе үтте.

Бу атна азагында, ял көннәрендә республиканың дистәдән артык районында сабантуйлар гөрләячәк. Шушы көннәрдә халкыбызның милли бәйрәме Уфаның 65нче Татар гимназиясендә дә зур колач белән үткәрелде.
Гимназия алды иртәдән үк гөрләп торды, җыр-моң, шатлыклы авазларга күмелде. Укучылар, нәкъ борынгыдан килгән йолаларга туры китереп, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк вату, аркан тартыш бәйгеләрендә көч сынашты. Милли бәйрәмгә заманча уеннар да өстәлде. Кызлар һәм малайлар скакалкада сикерде, жонглер осталыгын күрсәтте.
Әлбәттә, нинди сабантуй җыр-биюсез булсын инде?! Бәйрәмне гимназиянең данлыклы коллективларының, сәләтле кызлары һәм егетләренең чыгышлары бизәде.
Сабантуй бүләкләүләргә, күңелле мизгелләргә бай булды. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә жетоннар өләштеләр. Укучылар аларны татлы күчтәнәчләргә алыштыра алды.
Әнә шулай каникулның тәүге көне фәһемле дә, күңелле дә үтте. Җәйге ялларыгыз да матур, хәвеф-хәтәрсез үтсен, дуслар!
Читайте нас: