+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
14 июнь 2019, 16:45

Күңелле ял итәбез!

Уфаның 64нче гимназия укучылары каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрә.

Уфаның 64нче гимназиясе укучылары "Әллүки"гә һәрвакыт сыйныфлар белән, актив языла. Дусларыбызның укудагы уңышлары белән даими танышып торабыз. Аларның ял мизгелләре кайда һәм ничек үтә? Шундый сорау белән гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Курамшинага мөрәҗәгать иттек.
- Гимназиянең беренчедән дүртенче сыйныфка кадәр 125 укучысы көндезге ял лагерена йөри. "Могжизалар утравы" дип исемләнгән лагерыбызда көн саен кызыклы чаралар үтә. Кичә укучылар "Уфа - минем башкалам" дигән экскурсиядә булды. Кызлар һәм малайлар ике сәгать дәвамында Уфаның иң матур урыннарында - "Ләлә-Тюльпан" мәчетендә, Җиңү паркында, Салават Юлаев мәйданында, "Олимпик" паркта булды. Хәтта сез язып чыккан "Сәгать" фонтанын да барып күрдек. Ул чыннан да искиткеч! - ди Гүзәл Ринат кызы.
Гимназиянең үзендә генә булганда да, укучыларның көне бик кызыклы үтә икән. Башкаланың Гагарин үзәгеннән килеп, робот техникасы, программалаштыру һәм конструкцияләү буенча үткәрелгән уен-дәресләрне балалар аеруча ярата. Югары сыйныф укучылары оештырган флешмоблар, Балалар иҗат йорты педагоглары, инглиз теле укытучылары оештырган осталык дәресләре - болар барысы да бер тында үтә.
Сыйныфташлар белән аралашып, вакытны файдалы үткәреп, тәмлекәйләр белән тукланып, шәп ял итә безнең дуслар!
Автор: Юлия Төхбәтуллина.
Читайте нас: