+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 июнь 2019, 12:49

Күгәрчендә лагерь гөрли!

Кызлар һәм малайлар күңелле итеп ял итә, аралаша, төрле чараларда катнаша.

Күгәрчен районының Күгәрчен мәктәбендә укучыларның җәйге ялы бик күңелле һәм файдалы үтә. Укулар тәмамлану белән кызлар һәм малайлар дәррәү мәктәп яны лагерена йөри башлады. Бүген лагерьда 50ләп укучы ял итә.
Биредә аларның һәр көне нинди дә булса маҗаралы чарага багышлана. “Балалар сабантуе”, “Әкиятләр дөньясында”, “Театр осталары”, “Табигатьтә кунакта”, “Мәктәбебез юбилеена бүләк”, “Кызык-мызыклар көне”, “Тазалык көне”, “”Балалар спартакиадасы”, “Индеецлар бәйрәме”, “Минем Ватаным”, “Каршылыклар илендә”, “Әдәплелек патшалыгында”, “Тискәре көзге”, “Могҗизалар кыры” һәм башка чаралар шаулап-гөрләп үтеп кенә тора.
Укучыларның ялы кызыклы һәм мавыктыргыч үтсен өчен лагерь җитәкчесе Гөлнур Сусанинадан алып, вожатыйлар һәм тәрбиячеләр Гүзәл Арапова, Гашүрә Абдуллина, Наил Яһүдин, Фәйрүзә Искәндәрова, Зөлфирә Абдуллина, Земфира Якиева, Зиннур Абдуллин барлык тырышлыгын һәм күңел җылысын сала.
Елга, тау буйларында экскурсиядә йөреп кайткан кызлар һәм малайларны оста пешекчеләр Минзилә Ваһапова һәм Рәфия Якиева апалары тәмле ашлар белән сыйлый. Әлбәттә, ял итүчеләр уен белән генә мавыкмый, файдалы эшләр дә башкара. Мәсәлән, июнь башында, экологик өмәгә кушылып, Җидеболак елгасының яр буйларын чүп-чардан тазартуда катнашканнар.
“Әллүки”не укып үсүче яшь дусларыбызның җәйге ялы файдалы һәм күңелле үтүгә без дә шатбыз.
Читайте нас: