+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
19 июнь 2019, 17:51

Сабантуйга әзерләнәбез!

Иң өлгерләр бүләкле булачак.

Дуслар! Сез фотода күргән кызлар һәм малайлар Бүздәк районының Әмир мәктәбе укучылары. Аларның күңелле итеп мәктәп яны лагеренда ял иткән көннәре.
Лагерьга Салават күпере" дип матур исем биргәннәр. Анда 50 бала йөри. Вожатыйлары балаларның һәр көнен күңелле һәм кызыклы итеп оештыра. "Русия көне", "Пушкин туган көн" кебек чаралар, китапханәгә экскурсия, күмәкләшеп балыкка бару аеруча ошаган аларга.
"Кызлар һәм малайлар кемузардан балык кармаклады. Барлыгы 20 балык тоттылар. "Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт" дигәндәй, балаларның бу көнне шулкадәр күңеле булды! - ди укытучылары Ирина Ергизова.
Иртәгә Әмир мәктәбе укучылары шаулап-гөрләп авылдагы "Балалар сабантуе"нда катнашачак. Авыл буйлап сөлгеләр, кулъяулыклар, тәмле күчтәнәчләр җыйганнар. Бәйгеләрдә катнашып, иң өлгерләргә, зирәкләргә һәм көчлеләргә бүләкләр яуларга язсын!
Читайте нас: