+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 июнь 2019, 17:43

25 укучы физиканы 100 баллга белә!

БДИда физика буенча нәтиҗәләр билгеле булды.

БДИда физика буенча нәтиҗәләр билгеле булды. Республикада бу фәнне 4682 укучы тапшырса, аларның 25е иң югары нәтиҗә күрсәтте. Алар физикадан 100 балл алды.
Урыс теле буенча яхшы белем күрсәтүчеләр дә күп, алар арасында 6 укучы 100 баллы булды. Бу фәннән 18197 кыз һәм егет имтихан тапшырган иде.
Республикада БДИда башка фәннәр буенча да 100 балл җыючылар бар. Географиядән — 3, әдәбияттан — 2, профильле математикадан — 18, химиядән — 29, тарихтан — 5 укучы 100 балл алды.
Шулай ук, чыгарылыш сыйныф укучылары арасында берьюлы икешәр БДИ буенча 100әр балл җыйганнар да булды. Алар иң югары нәтиҗәне физика һәм профильле математикадан күрсәтте.
Читайте нас: