+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 июнь 2019, 12:58

БДИны 400 баллга тапшырган!

Даниил Дрябин дүрт предметны да 100әр баллга тапшырган

Тула өлкәсендә чыгарылыш сыйныфы укучысы Даниил Дрябин Бердәм дәүләт имтиханнарында 400 балл җыйган. Ул дүрт предметны да 100әр баллга тапшырган.
Даниил физика-математика сыйныфында укыган. Шуңа да ул физика, математика, информатика фәннәреннән яхшы әзерлекле булган. Укучы билгеләвенчә, аның зур уңышка ирешүендә гаҗәпләнерлек нәрсә юк.
- Имтихан тыныч үтә, андагы биремнәр узган елдагыга охшаш иде, шуңа да бу минем өчен көтелгән хәл булды, - ди ул.
Даниил Мәскәүнең физика-техник институтына яисә Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга керергә ниятли.
Читайте нас: