+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 июнь 2019, 12:28

Кекс сатып, акча эшли

Афәрин, Елисей!

Уфада 5нче сыйныф укучы Елисей Юрташев кекс сатып, үзенә кесә акчасы эшли. Алай гына да түгел, ул табышының бер өлешен "Ломая барьеры" хәйрия фондына күчерә.
Елисей үз "бизнесын" моннан берничә ел элек булдырган. Үзе бик теләгән телефонны әти-әнисе озак кына алып бирми торгач, малай кекс сатып акча эшләргә ниятли. Иң кызыклысы, Елисей аны картәнисе өйрәткән рецепт буенча үзе пешерә.
Хыялындагы телефонны үзе эшләп тапкан акчага сатып алгач, малайның башы күккә тия. Ул үз көченә ышана, хәтта табышының беркадәресен хәйрия оешмасына күчерә.
Күптән түгел ул тире авыруы белән интеккән балаларга дарулар сатып алган. Изге күңелле күңелле малай киләчәктә үз пекарнясын ачу турында хыяллана. Хәтта аңа исем дә уйлап куйган - "Елисей кекслары".
Афәрин, Елисей!
Читайте нас: