+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
16 июль 2019, 19:58

Башлангыч сыйныфлар өчен мәктәптә туклану бушлай булмакчы

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров, Төбәк туклану операторлары белән очрашу вакытында, мәктәптә туклану сыйфатлы, тәмле һәм файдалы булырга тиешлеген ассызыклады.

Бүген Нефтекама шәһәрендә Төбәк туклану операторларының беренче республика форумы үтте. Анда белгечләр һәм экспертлар җыелып, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшләште.
Форум алдыннан биредә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров булды. Төбәк җитәкчесе бу өлкәдәге иң яхшы тәҗрибәләр белән танышты. Һөнәри операторлар үзләренең матди-техник базалары турында сөйләде.
"Мәктәптә туклану - безнең алда торган мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу безнең балаларның сәламәтлеге. Кызганычка каршы, кайбер балалар өчен мәктәптәге кайнар аш - тәмле итеп ашауның бердәнбер мөмкинлеге", - диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе төбәк операторларына мәктәптә туклану сыйфатлы, тәмле һәм файдалы булырга тиешлеген ассызыклады. Радий Хәбиров, шулай ук, Хөкүмәттә 1-4нче сыйныф укучылары өчен туклануны бушлай оештыру мөмкинлеге каралуын белдерде. Моның өчен республика бюджетыннан ел саен 1,5 миллиард сум бүләргә кирәк булачак. Төбәк җитәкчесе фикеренчә, әлеге мәсьәлә буенча җитди эшләргә кирәк.
Читайте нас: