+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 август 2019, 16:22

68 мәктәп укучысы Арктикага китә

Төньяк полюста фәнни сәяхәт бик кызыклы һәм фәһемле булмакчы.

Русиянең төрле төбәкләреннән 68 сәләтле укучы Төньяк полюска китәргә әзерләнә. Алар 13еннән 22нче августка кадәр атом бозваткычы флоты тарихын, Арктиканы һәм андагы иң кызыклы һөнәрләрне өйрәнәчәк. Әлеге тематик рейсны "Җиңүнең 50 еллыгы" атом бозваткычы экипажы оештыра.
Укучылар өчен оештырылган фәнни сәяхәт бик кызыклы һәм фәһемле булмакчы. Программада уен чаралары да каралган. Балалар инженерлык-икътисади уеннарда, олимпиадада көч сынашачак.
Русия Фән министрлыгыннан белдерүләренчә, Төньяк полюсны күрү бәхетенә Русия мәктәп укучылары хәрәкәте, "Сириус" белем бирү үзәге, "Росатом мәктәбе", атом энергиясе буенча мәгълүмат үзәкләре делегатлары ия булган.
Читайте нас: