+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
2 август 2019, 18:52

Яңа уку елында укучыларны кызыклы шимбәләр көтә

Яңа уку елыннан республиканың барлык мәктәпләре дә биш көнлек укытуга күчә. Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров “Мәгариф сәгате”ндә белдерде.

Яңа уку елыннан республиканың барлык мәктәпләре дә биш көнлек укытуга күчә. Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров “Мәгариф сәгате”ндә белдерде.
Радий Хәбиров әйтүенчә, укучыларны исем өчен генә мәктәпкә чакырырга ярамый, тематик шимбәләр “мәжбүри”гә әйләнмәсен өчен балаларның ике ял көне булырга тиеш. Укучыларга ял көннәрендә спорт менән шөгыльләнү, музейларга, театрларга йөрү мөмкинлеге күбрәк булсын өчен спорт секцияләре һәм мәдәниәт учреждениеләре үзләренең эш графигын үзгәртергә тиеш.
Майда башкалада узган ата-аналар форумында катнашучылар мәктәпләрдә тематик шимбәләр оештыру буенча тәкъдимнәр керткән иде. Мәсәлән, мәдәни һәм әдәби шимбәдә укучыларны театрларга, музейларга йөртергә, әдәби кунакханәләр оештырырга мөмкин. Гаилә белән туристик походларга, экскурсияләргә чыгу, экологик шимбәләрдә бергәләп катнашу да бик отышлы.
Ата-аналар берләшмәсе тәкъдим иткән этно-шимбәдә мәктәпләр арасында милләтара сабантуйлар, төрле осталык дәресләре, күргәзмәләр үткәрергә мөмкин. “Сәламәтлек шимбәсе”, “Патриотик шимбә” дә укучылар өчен кызыклы һәм фәһемле булачак.
Яңа уку елы барышында 32 тематик шимбәнең сигезен үткәрү күз уңында тотыла.
Читайте нас: