+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
7 август 2019, 12:17

Чын егет икәнсең, Рәмзил!

Әлшәй районында 8 сыйныф укучысы гадәттән тыш хәл вакытында кыюлык күрсәткән.

«У меня сердце не билось, и я не дышала»: восьмиклассник из Башкирии спас женщину
Әлшәй районында 8 сыйныф укучысы Рәмзил Шәрипов суга батучы хатынны коткарган. Бу хәл июль аенда булган.
Үсмер иптәшләре белән Дим елгасына су коенырга килгән була. Шулвакыт ярдан "Малайлар, коткарыгыз! Бер хатын бата..." дигән кычкырулар ишетә. Рәмзил ике дә уйламый ярдәмгә ташлана. Ул елганың уртасына кадәр йөзеп килеп, батучы хатынны су өстенә чыгара. Ярга кадәр алып чыгарга көче җитмәгәнлеген аңлагач, ярдәмгә чакыра. Бәхеткә, Дим буенда ирләр була. Аларның икесе йөзеп килеп, бергәләшеп батучыны яр буена алып чыга.
Хатынга ясалма сулыш ясап, аңына китергәнче шактый вакыт үтә. Соңыннан ул социаль челтәрләрдәге битендә: "10 минут йөрәгем типмәгән, сулыш алмаганмын" - дип яза.
Шушы көннәрдә Әлшәй районы хакимияте башлыгы Рәмзил Шәриповка кыюлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдереп, бүләк тапшырган.
Афәрин, Рәмзил! Чын егет икәнсең!
Читайте нас: