+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 август 2019, 01:42

БДИда 400 балл җыйган кыз математика юнәлешен сайлаган

Екатеринбург укучысы Анастасия Пределина Санкт-Петербург университетына укырга кергән.

Екатеринбургның 9нчы гимназиясен тәмамлаган Анастасия Пределина БДИда 400 балл җыючыларның берсе. Быел дүрт имтиханнан да иң югары баллны ике генә укучы алды.
Анастасия урыс теле, математика, информатика һәм физика буенча БДИ тапшырган. Кыз барлык фәннәрне дә бик яхшы үзләштерсә дә, математика юнәлешен сайлый. Ул Санкт-Петербург дәүләт университетына “Математика һәм компьютер фәне” юнәлеше буенча укырга кергән.
БДИны 400 баллга тапшыручы тагын бер чыгарылыш сыйныф укучысы Даниил Дрябин Тула өлкәсеннән. Ул Мәскәү физика-техник университетын сайлаган.
Читайте нас: