+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 август 2019, 14:02

Мәктәп директоры... робот җыя

Сәләтле педагог үзе артыннан укучыларын да иярткән.

Хәйбулла районының Целинное авылында информатика укытучы, ул шулай ук мәктәп директоры да, Ришат Хөсәенов робот техникасы буенча түгәрәк оештырган. Иң элек педагог робот җыю белән үзе шөгыльләнгән. Беркадәр вакыттан соң ул укучыларын да җәлеп иткән.
Хәзер инде алар бер армия робот корганнар. Укучылар гади генә конструкторларга махсус программалар төзеп, җан "өргәннәр". Уңган малайлар җыйган роботлар футбол уйный, көрәшә, хәтта чүп җыя ала.Яшь программистлар аларны кулларындагы смартфоннар аша хәрәкәткә китерә.
Хәйбулла укучылары робот техникасы буенча республика, Бөтенрусия бәйгеләрендә уңышлы чыгышлар ясаган.
"Без ел саен Уфада, Стәрлетамакта беренче урыннар яулыйбыз. Ярышлар нәтиҗәсендә өч тапкыр Мәскәүдә, быел Казанда булдык", - ди сәләтле егетләрнең остазы.
Читайте нас: