+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 август 2019, 15:34

Яңа уку елында нинди яңалыклар көтә?

Акчалата сертификатлар, бердәм меню, биш көнлек уку атнасы... Мәктәп тормышында көтелгән үзгәрешләр турында безнең сайттан укыгыз.

16 август көнне Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Анда алдагы уку елында көтелгән яңалыклар, укытуның эчтәлеген һәм ысулларын, сәләтле балалар белән эшләү, урта һөнәри белем бирү системасын камилләштерү, санлы белем бирү мохите булдыру, балаларның җәйге ялын оештыру һәм башка темалаларга кагышлы сораулар каралды.
Яңа уку елында көтелгән төп яңалыклар:
*Яңа уку елыннан республика укучылары 5 көнлек уку режимына күчә. Айның өч шимбәсен укучы үз теләге буенча түгәрәкләргә йөри, гаиләсе белән үткәрә ала. Дүртенче шимбә — тематик булачак.
*Быел бөтен респуликада мәктәп укучылары бердәм меню буенча туклана башлый.
*1 сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләрендә дә "җылы" бәдрәфләр булачак.
*Мәктәп укучыларына 8800 сумга сертификатлар биреләчәк. Бу акчага муниципаль һәм шәхси мәгариф оешмаларындагы түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөреп булачак.
*Мәктәпләрдә тәрбияви проектлар эшли башлаячак.
"Гаилә фәне", "Мәктәпләргә - кинодәресләр", "Позитив гадәтләр мәктәбе", "Киләчәккә юллама" һәм башка кызыклы проектлар эшли башлый. 1 сентябрьдән республиканың 71 мәктәбендә "Взлетай!" программасы тормышка ашырыла башлый. Проект укучыларның сәләтләрен ачуга юнәлтелгән. Программа "Шахматта уйнарга өйрән!", "Спорт белән дуслаш!", "Интерактив башкорт теле", инглиз телен төпле өйрәнүне үз эченә алган "Иркен сөйләш!", "Минем гаиләм", "Бие!", "Руль артына утыр!" модульләреннән тора.
*Башкортстанның Мәгариф министрлыгы яңа уку елыннан мәктәпләрнең республика рейтингын кертә. Аның нәтиҗәләре буенча республиканың 20 мәктәбе (унысы - шәһәр, унысы - авылныкы) мәгариф проектларын гамәлгә ашыру буенча 1 миллион сум грант алачак.
*БДИны 100 баллга тапшырган укучыларның, Русия һәм халыкара олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерларының укытучыларына премияләр булачак.
*2019 елда республикада 21 балалар бакчасы һәм 21 мәктәп төзеләчәк.
Читайте нас: