+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 август 2019, 15:08

Беренчегә - беренче тапкыр!

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Бу көнне беренче сыйныфка баручы кызлар һәм малайлар зур дулкынлану белән көтә.

1 сентябрь көнне Уфа мәктәпләре 122 мең укучыны кабул итәчәк. Узган ел белән чагыштырганда, 4 мең балага күбрәк. Бу хакта шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмәдә Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе начальнигы Елена Хаффазова сөйләде.
Быел 15 мең бала беренче сыйныфка укырга төшә. 2018 елда беренчеләрнең саны 14 меңгә якын булган.
Башкаланың балалар бакчаларына 65 мең сабый йөриячәк.
Уфада 128 мәктәп, 224 балалар бакчасы, 47 өстәмә белем бирү оешмасы эшләп килә.
Читайте нас: