+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 август 2019, 13:16

Бер мәктәптә беренчеләр - 24 сыйныф!

Белем учагына укырга төшүчеләрнең саны шулкадәр күп, хәтта "Ш" сыйныфы ачырга туры килгән.

Краснодарның 66нчы мәктәбендә быел беренчегә баручылар 24 (!) сыйныф җыелган. Бу ил буенча рекордлы сан. Яңа ачылган белем учагына укырга төшүчеләрнең саны шулкадәр күп, хәтта "Ш" сыйныфы булдырырга туры килгән.
Мондый хәл Краснодар краенда узган елны да булган. 66нчы мәктәптә беренчеләр 22 сыйныфка җыелган.
Яңа уку елында Краснодарда 91 мәктәп 19 498 баланы беренче сыйныфка кабул итәчәк. Алар 583 сыйныфта белем алачак. Һәр мәктәптә уртача 6 беренче сыйныф булдырылган.
Читайте нас: