+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 август 2019, 18:02

2 миллион бала беренче сыйныфка бара!

Быел Русия мәктәпләрендә беренчеләр, узган елга караганда, 100 меңгә күбрәк булачак.

Агымдагы елда Русия мәктәпләренә 2 миллион бала беренче сыйныфка укырга барачак. Быел алар, узган елга караганда, 100 меңгә күбрәк булачак. Бу хакта Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында быелдан башлап барлык типтагы мәгариф учреждениеләре үзләренең инфраструктурасын яңарта башлаячак. Ведомство белдерүенчә, бу балаларга сыйфатлы белем бирүгә яхшы шартлар тудырачак.
Билгеле булуынча, быел 1 сентябрь ял көненә туры килү сәбәпле, тантаналы линейка үткәрү көнен һәр төбәк үзе билгели.
Читайте нас: