+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 август 2019, 18:55

Башлангыч сыйныфлар психология өйрәнәчәк

Быел ул 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары өчен кертелә.

Яңа уку елыннан Русиянең кайбер мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен психология дәресләре үткәрелә башлаячак.
Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры Зураб Кекелидзе әйтүенчә, сынап карау проекты вакытында бу дәресләрнең уңай һәм тискәре яклары бәяләнәчәк. Аның белдерүенчә, мондый дәресләр 3нче һәм 4нче сыйныф укучылары өчен үткәреләчәк.
Яңа дәрес кертү буенча төбәкләрне Русиянең Мәгариф министрлыгы сайлап алачак, ә дәресләрне педагог-психологлар укытачак.
Читайте нас: