+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
26 август 2019, 20:36

Туклану өчен карта, браслет яисә чип белән түләп булачак

Яңа уку елыннан Уфаның барлык мәктәпләрендә дә меню бертөрле булачак. Ул инде ике атнага төзелеп куелган.

Яңа уку елыннан Уфа мәктәпләренә бердәм туклану системасы кертелә. Ул "Балалар һәм диетик туклану үзәге" муниципаль автоном оешмасы карамагында булачак.
Барлык уку йортларында да меню бертөрле булачак. Ул инде ике атнага төзелеп куелган. Туклануга түләү өчен барлык укучыларга да махсус социаль карталар бирелә. Әти-әниләр бу картага акчаны онлайн күчерә яисә терминал аша тулыландыра алачак.
Картаны югалткан хәлдә, 200 сумга чиплы махсус браслет яисә чипның үзен генә дә сатып алып була.
"Укучының социаль картасына хәвефсезлек системасы кертелгән. Ул мәктәпкә кергәндә һәм чыкканда картаны махсус корылма сканлаштыра. Мәгълүмат бердәм системага җибәрелә", - ди Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Алина Сөләйманова.
Бердәм меню республиканың барлык мәктәпләренә дә кертеләчәк. Бу хакта август киңәшмәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде.
Читайте нас: