+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
27 август 2019, 15:51

Мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерме?

Башкортстанда яңа уку елында 487 737 укучы мәктәпкә бара.

Быел төбәктә 55 мең бала беренче сыйныфка укырга төшә. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән киңәшмәдә мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.
Республикада 21 мәктәп ачылу нәтиҗәсендә, икенче сменада укучыларның өлеше 8 процентка кимегән. Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, 1310 белем учагы яңа уку елына әзер. Мәктәпләрне кабул итү вакытында быел беренче тапкыр мәгариф оешмаларына кимчелекләр күрсәтелгән чек-лист таратылган. Бүгенге көндә алар барысы да төзәтелгән.
Мәгариф оешмаларында хәвефсезлек булдыру җәһәтеннән видеокүзәтү, ашыгыч хәбәр бирү корылмалары куела. Бу максатка 313 миллион сум акча бүленгән.
Әлбәттә, яңа уку елы башланганчы башкарыласы эшләр җитәрлек әле. Әйтик, ЮХХДИдан алынган мәгълүматлар буенча, 1436 мәктәп автобусының 112се нең техник торышы таләпләргә туры килми. Аларны 1 сентябрьгә төзәтү бурычы куелган.
Мәктәпләрдә җылы бәдрәфләр булдыру өчен төбәк бюджетыннан 594 мәктәпкә 161 миллион сум акча бүленгән. Кайбер белем учакларында алар 1 сентябрьга өлгермәскә дә мөмкин. Әйтик, Мишкә районында - 26, Зилаер районында 7 мәктәптә әле эшләр төгәлләнмәгән.
Читайте нас: