+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
29 август 2019, 15:03

Беренчеләр - 9 сыйныф...

Уфада бер мәктәп беренче сыйныфка килүчеләр саны буенча рекорд куйды.

Күптән түгел Краснодар краеның бер мәктәбендә беренчеләр 22 сыйныф җыелган дип язган иде. Шуңа охшаш хәл үзебезнең Уфабызда да килеп туган. Затон бистәсендәге бер мәктәптә беренчеләр 9 сыйныф булып киткән.
Башта укучыларны 8 сыйныфка 40ар укучы итеп бүлеп чыкканнар. Ләкин әти-әниләр ризасызлык белдереп, шикаять язгач, мәсьәлә чишелгән. Беренчеләр 9 сыйныфка бүленгән.
- Мәсьәлә хәл ителде. Без барлык мөмкинлекләрне күз уңында тотып, тугызынчы сыйныф булдырдык. Башлангыч сыйныфлар укытучысы да, кабинет та табылды, - диде Хөкүмәт йортында үткән утырышта шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Алина Сөләйманова.
Читайте нас: