+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
29 август 2019, 17:55

Укучы көненә алты тапкыр тукланырга тиеш

Бу хакта Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты баш диетологы белдерә.

Бу хакта Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты баш диетологы белдерә.
Башлангыч сыйныф укучылары көненә 5-6 тапкыр тукланырга тиеш, ә икенче кичке аш урынына әчкелтем сөт ризыклары бирергә кирәк, ди белгеч.
Баш диетолог әйтүенчә, балаларны 3,5-4 сәгать саен ашатып торырга кирәк. Бик еш ашаудан баланың аппетиты югалса, озак тукланмыйча тору, шулай ук, зыянлы. Ул очракта кинәт күп ашау ашказаны киңәюгә китерә.
Белгеч ассызыклавынча, балаларны туклану гигиенасы кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Мәсәлән, кулны, яшелчә һәм җимешләрне юарга.
Балаларга балык һәм итне көннең беренче яртысында бирергә киңәш ителә, чөнки аксымга бай ризык озаграк эшкәртелә һәм нерв системасына ярсыткыч йогынты ясый. Иртәнге җиңел ашны (ботка яисә омлет) мәктәп укучысы өйдә ашарга тиеш.
Читайте нас: