+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
30 август 2019, 17:51

Халыкара олимпиада җиңүчеләре 1,5 миллион сум акча алачак

Әлегә мондый бәхет Мәскәү укучыларына гына тия.

Халыкара олимпиадада җиңүче Мәскәү укучыларына бирелә торган премияне 1,5 миллион сумга кадәр артырганнар.
“Мәгариф шәһәре” форумы кысаларында узган киңәшмәдә шундый 10 укучыны бүләкләгәннәр дә инде. Хәзер “алтын”га ия булучылар — 1,5 миллион, ә көмеш медаль алучылар 1 миллион сум акча алачак.
Моннан тыш, бронза медальгә лаек булучыларга 500 мең сум акча бирелә.
Быел Мәскәүнең 1589нчы мәктәбе укучысы Алексей Шишкин абсолют җиңүче булган — химия һәм физика буенча халыкара олимпиадада җиңүе өчен 3 миллион сум акча белән бүләкләнгән. Аннан алда Бөтенрусия олимпиадасында иң яхшы нәтиҗә күрсәткәне өчен 1 миллион сум акча алган булган.
Читайте нас: