Башкортстанда мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен Һөнәрләр атласы булдырачаклар. Бу хакта Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Әлеге пособиедә төбәк икътисадының 22 тармагындагы хәзерге һәм киләчәк һөнәрләре турында мәгълүмат биреләчәк. Киләчәк һөнәрләре эре компанияләр, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, экспертлар ярдәмендә билгеләнә.
Укучылар атластан һөнәрләр, аларга хас сыйфатлар турында тулы мәгълүмат алачак.