+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
2 сентябрь 2019, 18:48

Смарт-мәктәп ишекләрен ачты

Белем учагында заманча җиһазландырылган уку кабинетлары, күпфункцияле 11 спорт залы, барлык таләпләргә җавап бирүче ашханә, стоматология һәм медицина кабинетлары бар.

Бүген Дим районының Яркий бистәсендә өр-яңа 162нче смарт-мәктәп ишекләрен ачты. 22 мең кавадрат метрдан артык мәйданны биләп торучы полилингваль күпрофильле мәктәп 1 мең укучыга исәпләнгән. Белем учагында заманча җиһазландырылган уку кабинетлары, күпфункцияле 11 спорт залы, барлык таләпләргә җавап бирүче ашханә, стоматология һәм медицина кабинетлары бар. Биредә укыту урыс, башкорт, инглиз һәм башка телләрдә алып барылачак.
Балалар бер сменада гына белем алачак, ә көннең икенче яртысында алар өчен төрле клублар, спорт һәм бию студияләре, иҗади һәм фән түгәрәкләре эшләячәк. Ата-аналар балаларына өстәмә белем бирү өчен төрле учреждениеләр эзләп йөрмәячәк.
Бу — илдә булган смарт-мәктәпнең иң чагу мисалы. Президент Владимир Путин тарафыннан киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүгә зур игътибар бүленә. “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру максатында илдә күләмле эшләр башкарыла. Әлеге мәктәп — ил башлыгы куйган бурычны төгәл үтәүнең ачык мисалы,— диде мәктәпне ачу тантанасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, укытучыларны һәм укучыларны яңа уку елы башлану белән котлап, мондый мәктәптә укыту һәм белем алу күпләрнең хыялы булуын ассызыклады.
—Әлегә бу уку йортының матурлыгы тышыннан гына күренә. Ә киләчәктә ул көчле педагогик коллективы булган, тирән белемле укучылар әзерләүче мәктәп булачак, — диде Радий Фәрит улы.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: