+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 сентябрь 2019, 18:54

Өч укучы шахмат буенча дөнья чемпионы булды!

Ярышлар Кытайның Вэйфан шәһәрендә узды.

21 августтан 1 сентябрьгә кадәр Кытайның Вэйфан шәһәрендә шахмат буенча үсмерләрнең дөнья чемпионаты узды. Анда Русиянең өч укучысы җиңүче исемен яулап кайтты.
Сочи шәһәреннән Артем Лебедев 8 яшькә кадәр булганнар категориясендә, Мәскәү укучысы Савва Ветохин — 10 яшькә, ә Салехард укучысы Галина Михеева 12 яшькә кадәр булган кызлар арасында иң яхшысы дип табылды.
Билгеле булуынча, яңа уку елыннан Русия мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында шахмат дәресләре укытыла башлаячак.
Читайте нас: