+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
12 сентябрь 2019, 19:20

Чәчен койрыкка җыйган малайны мәктәптән кумакчылар...

Бу хәлне прокуратура тикшерә.

Красноярск краеның Сосновоборск мәктәбендә укучы малайның прическасы аркасында тавыш чыга. Мәктәп җитәкчелегенә 4нче сыйныф укучысының чәчен буяп, койрык итеп өскә резинка белән җыеп йөрүе ошамый. Хәтта Прохорны өйдә укытуга күчерергә телиләр.
Прохор Ильиных футбол белән җитди мавыга. Үзенең кумиры швед һөҗүмчесе Златан Ибраһимовичка охшарга теләп, малай «man bun» прическасын ясарга булган. Аның чигәсе кырылган, ә ак төскә буялган чәче өскә койрык итеп җыелган.
Малайның мондый кыланышы укытучыларга ошамый, әлбәттә. Алар фикеренчә, бу белем бирү оешмасы уставына каршы килә.
Мәктәп директоры Людмила Пестова фикеренчә, чәчләрне ак төскә буяу модасы көнбатыштан кергән күренеш.
Прохорның әти-әнисе педагогларның таләпләре законлы булу-булмавын ачыклау өчен прокуратурага хат язган.
Нәтиҗәдә, төбәкнең мәгариф министры Светлана Маковская, мәктәп җитәкчелеге укучының шәхси тормышына кысылуы өчен, малайның әти-әнисеннән гафу үтенгән. Аның ассызыклавынча, прическа — һәр укучының шәхси эше.
Читайте нас: