+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
12 сентябрь 2019, 16:32

Данир — Русия чемпионы!

Күгәрчен егете шашка буенча "Волжские зори-2019" Бөтенрусия ярышында җиңү яулады.

Күптән түгел Самарада шашка буенча "Русиянең атказанган тренеры А.Я. Рабинович мемориалы" — "Волжские зори-2019" Бөтенрусия ярышлары үтте. Катнашучылар арасында Күгәрчен районы Морак авылының 1 нче мәктәбе укучысы Данир Зәйнетдинов та бар иде.
Зирәк малай өстәл уеннары белән инде өч ел кызыксына. Әлеге вакытта 2нче сыйныфта белем алучы Данир Балалар иҗат үзәгенең шашка түгәрәгедә дә шөгыльләнә.
Данирның беренче зур уңышы — Ишембайда узган шашка буенча республика беренчелегендә җиңү. Аның нәтиҗәләре буенча, ул Башкортстан чемпионы булды һәм республика җыелма командасына керде.
Самарада Данир 2011 елда туган һәм аннан да кечерәк малайлар арасында җиңүче һәм Русия чемпионы исеменә лаек булды.
Нәни якташыбызны зур уңышы белән котлыйбыз!
Читайте нас: