+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
13 сентябрь 2019, 17:57

Сәләтле дә, тырыш та алар!

Каргалы мәктәбендә лаеклы алмаш үсә.

Сез фотода күргән кызлар һәм малайлар Благовар районы Каргалы мәктәбенең башлангыч сыйныфында белем ала. Линар Еникеев 2нче сыйныфта берүзе генә булса да, аңа күңелсез түгел. Ул бергә укыган дүртенчеләрдән калышмаска тырыша, алардан тырышып укырга, тәртипле булырга өйрәнә. Ә дүртенче сыйныф укучылары белән чынлап та горурланырлык. 6 укучының 5се — уку алдынгысы. Искәндәр Мамлеев, Валерия Фәйрүзова, Эльза Терегулова, Артур Дивеев һәм Рамазан Гыйззәтуллин укуда да, мәктәп чараларында да гел алдынгылар.
— Укучыларым районда узган чараларда да актив катнаша. Искәндәр Мамлеев “Урал-батыр” эпосын яттан сөйләп, 3нче урын алды. Рамазан Гыйззәтуллин “Саумы, саумы әкият” конкурсында 2нче урын яулады. Валерия Фәйрүзова Пушкин шигырен сыйныфта иң оста сөйләүче булып танылды һәм районда да осталыгын күрсәтте. Башлангыч сыйныфлар арасында оештырылучы “Звонкий голосочек” конкурсында да сыйныф белән катнашабыз. Укучыларым бер дә тик торырга яратмый, әти-әниләр дә мәктәп тормышы белән кызыксынып тора, — ди укытучылары Эльвира Еникеева.
Каргалы мәктәбе укучылары бергәләшеп экскурсияләргә дә йөрергә ярата икән. Әле дә алтын көзнең кояшлы көннәрендә табигатькә сокланып, кызгылт-сары яфраклар җыеп кайтканнар. Алар бу яфраклардан хезмәт дәресләрендә матур-матур аппликацияләр ясаячак.
Читайте нас: