+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
17 сентябрь 2019, 15:17

Үскәч кем булырга?

Бүген Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә залында PROFФЕСТ кирәкле һөнәрләр фестивале башланды.

Үскәч кем булырга? Кызлар һәм малайлар, шушы сорау турында сез дә уйланасызмы? Бүген Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә залында башланган PROFФЕСТ кирәкле һөнәрләр фестивалендә катнашучы укучылар да нәкъ шушы сорауга җавап эзләп килгән иде.
Башкаланың һөнәри уку йортлары, төрле оешмалар алты мәйданчыкта осталык дәресләре күрсәтте. Фестивальдә катнашучы кызлар һәм малайлар үзләрен кызыксындырган өлкәләргә таралды. Кемдер архитектура белән, икенчеләр программалаштыру, өченчеләр ветеринария белән кызыксынды, дүртенчеләр аш-су әзерләү мәйданчыгында шау-гөр килде. Һөнәри уку йортлары студентлары һәм аларның остазлары мәктәп укучыларына үзләренең тәҗрибәләре, уңышлары турында сөйләде.
Башкорт дәүләт аграр университетының "Ветеринария" бүлеге студентлары янында укучылар чын-чынлап фотосессия оештырды. Кәлтә еланы, үрмәкүч һәм башка җанварлар укучыларда зур кызыксыну уятты. Кызлар һәм малайлар сорау артыннан сорау яудырып кына торды.
Үскәч кем булырга? Күпләр бу фестивальдә шушы мөһим сорауга җавап тапты. Анда сез дә катнаша аласыз, дуслар! Фестиваль мәйданчыклары ике көн дәвамында иртәнге 10нан 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Керү бушлай.
Читайте нас: