+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
21 сентябрь 2019, 17:46

Соңгы дәрес — 9га кадәр...

Стәрлетамак шәһәренең 1нче гимназиясендә белем алучыларның әти-әниләре чаң суга.

Стәрлетамак 1нче гимназиясенең 6-7 сыйныф укучылары өчен соңгы дәрес 21.00 сәгатьтә тәмамлана. Мондый хәл мәктәпне 5 көнлек укуга күчергәч килеп чыккан. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Эш шунда, балаларның яртысы диярлек икенче сменада укый. Гимназия 850 урынга исәпләнгән, ә чынлыкта исә 1249 балага белем бирелә.
- Без, әти-әниләр белән берлектә, 9-11 сыйныф укучыларын, гимназиянең икенче корпусын төзегәнчегә кадәр, алты көнлек уку режимында калдырырга тәкъдим иттек. Без аның төзелүен инде дүртенче ел көтәбез, әлегә нәтиҗәсез, - дип сөйләгән мәктәп директоры Риф Таҗиев.
Әти-әниләр тәнәфесләрне кыскартырга тәкъдим иткән, алар 15-20 минут дәвам итә, әмма СанПин нормалары буенча алар 10 минуттан да ким булмаска тиеш.
Риф Таҗиев, ата-аналар белән бергә, өлкән сыйныф укучыларын атнасына 5 яисә 6 көн укыту мәсьәләсен үзләренә хәл итү мөмкинлеге бирүләрен сорап, республика Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Читайте нас: