+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
25 сентябрь 2019, 14:12

Каешларны эләктерәбез!

Балаларны төркемләп йөртү өчен билгеләнгән автобусларда салон буйлап йөгерүләр бетә.

Русия Хөкүмәте карары нигезендә, балаларны төркемләп йөртү өчен билгеләнгән автобусларны хәвефсезлек каешлары белән тәэмин итү мәҗбүри булачак. Бу хакта ЮХХДИгә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.
Ведомство хәбәр итүенчә, әлеге таләп шәһәрара һәм шәһәр яны элемтәсе өчен дә мәҗбүри булачак.
Озатучылар юлга кузгалыр алдыннан барлык балаларның да каешларын эләктерүләрен тикшерергә, ә хәрәкәт вакытында берәүнең дә аны ычкындырмавын, урыннарыннан тормавын һәм салон буйлап йөрмәүләрен күзәтергә тиеш булачак.
Маршрут турындагы документларда хәзер хезмәт күрсәтүче юридик затның яисә шәхси эшмәкәрнең исемен, туроператорның реестр номерын, хәрәкәт графигын һәм пассажирлар йөртүнең вакытын күрсәтергә кирәк булмаячак.
ЮХХДИгә планлаштырыла торган маршрут турында хәбәр итү вакыты шәһәр һәм шәһәр яны элемтәләре өчен ике көннән 24 сәгатькә кадәр һәм шәһәрара элемтәләр өчен 48 сәгатькә кадәр кыскартыла.
Үзгәрешләр 1 октябрьдән үз көченә керә.
Читайте нас: