+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 октябрь 2019, 13:48

Бәйрәмгә килегез!

Иртәгә, 4 октябрьдә, Уфада - Матбугат йорты каршындагы мәйданда Бөтенхалык матбугатка язылу көне үтәчәк. "Кызыл таң" гәзите, "Тулпар" һәм "Әллүки" журналлары да чарада катнашучылар өчен сюрпризлар әзерләде. Рәхим итегез, дуслар!

Бер мәйданчыкта республика һәм шәһәр басмалары журналистлары, кызыклы мәкаләләр геройлары, лауреатлар, газета-журнал редакцияләре үткәргән төрле конкурсларда җиңүчеләр, укучылар җыелачак.
Бәйрәмне республиканың танылган сәхнә йолдызлары, районнардан, хәтта Татарстаннан үзешчән артистлар, балаларның чыгышлары бизәячәк. "Кызыл таң" гәзите, "Тулпар" һәм "Әллүки" журналлары да чарада катнашучылар өчен сюрпризлар әзерләде.
Шашка буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Тамара Тансыккужина белән шашка уйнау, халык осталарының кул эшләре белән танышу мөмкинлеге биреләчәк. Иң мөһиме, бу чарада ташлама белән гәзит-журналларга язылып булачак. Нәкъ иртәгәдән 2020 елның беренче яртыеллыгына ташламалы хак белән республика басмаларына язылу декадасы башлана.
Бәйрәм чарасы 12.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, дуслар.
Читайте нас: