+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
3 октябрь 2019, 18:12

Үсмерләр ярсу хәзер...

15 яшьлек үсмер сыйныфташ кызның гомерен өзгән.

Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендә тикшерүчеләр параллель сыйныфта укучы кызны үтерүдә шикләнелүче үсмерне тоткарлаган.
15 яшьлек кызның мәете ташландык бинада табыла. Алдан ачыклануынча, үлем баш травмасы нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Тикшерү барышында шик параллель сыйныфта укучы үсмергә төшә. Ул кыз белән икесе арасында килеп чыккан ызгыш вакытында ярсып китеп, аны үтерүен әйтә. Укучы гаебен таный һәм үкенүен белдерә.
Тикшерүчеләр 15 яшьлек үсмерне кулга алуны таләп итә.
Соңгы вакытта балалар арасында җинаятьләр турында аеруча еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, моның сәбәбе өйдә, мәктәптә тәрбия чараларының бик аз булуына, ачык-ачыктан сөйләшү, сыйныф сәгатьләре үткәрелмәүгә кайтып кала. Белем бирү сыйфаты артыннан куып, әхлак, рухи сыйфатлар турында да да онытмасак иде.
Читайте нас: