+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
18 октябрь 2019, 22:02

Сыйныфта берүзе утырып калган

Тәртипсез малай аркасында барлык укучылар өйдә укытуга күчерелгән.

Магнитогорск мәктәпләренең берсендә бер укучының тәртипсезлеге аркасында бөтен сыйныфны өйдә укытуга күчергәннәр.
Ата-аналар комитеты рәисе Наталья Лаврухина социаль челтәрләрдә язуынча, бу сыйныфка “адекват булмаган укучы” күптән түгел күчкән. Аның сүзләренчә, малай укытучыларны тыңламый, үзен тәртипсез тота һәм башка укучыларга карата агрессия белдерә. Шулай булуга карамастан, аның әнисе ата-аналар җыелышына йөрмәгән һәм мәктәп җитәкчелегенең сүләренә дә игътибар итмәгән.
2нче сыйныф укучыларының әти-әниләрне балаларының сәламәтлеге өчен борчыла, ә балалар мәктәпкә барырга теләми. Шул сәбәпле сыйныфтагы укучыларны өйдә укытуга күчерәләр. Сыйныфташларын куркытып торган малай парта артында берүзе утырып калган.
Шәһәр мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ольга Бирюк белдерүенчә, мәктәптә тикшерү башланган. Ул шулай ук ведомствоның укучыны белем бирү процессыннан төшереп калдырырга хокукы юк, шуңа күрә аңа психологик ярдәм билгеләнәчәк, ди.
Читайте нас: