+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
20 октябрь 2019, 20:40

Безнекеләр хатны шәп яза!

Башкортстаннан җиде укучы "Иң яхшы хат язу дәресе" Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатлары арасында.

Башкортстаннан берьюлы җиде укучы "Иң яхшы хат язу дәресе" Бөтенрусия конкурсының федераль этабы җиңүчеләре һәм лауреатлары арасына керде.
Менә алар: Борайдан — Тимур Фәйзуллин һәм Айназ Арсланов, Авыргазы районыннан — Ольга Никитина һәм Рина Тимербулатова, Күгәрчен районыннан — Максим Егоров, Дүртөйле районыннан — Инсаф Шәфыйков һәм Кушнаренкодан Алия Хөсәенова.
Бәйгене оештыручылар исемлегендә Русия почтасы, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Русиянең Язучылар союзы, Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы һәм "Учительская газета" редакциясе.
— Балалар хат формасында инша язарга, ә укытучылар жюрига мәктәптә хат язу дәресен үткәрүнең методик эшләнмәләрен тәкъдим итәргә тиеш, — дип аңлатты конкурсның шартларын Башкортстан буенча почта хезмәте идарәсе матбугат секретаре Борис Слуцкий. — Конкурсның максаты — тормышка хатлар язуны кайтару, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү, гаилә һәм ил тарихына мөрәҗәгать итү.
Быел конкурс эшләре саны буенча абсолют чемпион исеменә Русия Оборона министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Бар шундый һөнәр - Ватанны саклау..." һәм "Бәхетле гаилә рецептлары" номинацияләре лаек булган.
Читайте нас: