+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
24 октябрь 2019, 12:47

"Син булмасаң, исән калмас идек..."

Әнисен һәм кече туганнарын янгыннан алып чыккан үсмерне батырлыгы өчен Мәскәүдә бүләкләячәкләр.

Башкортстанның Архангель районыннан 17 яшьлек Александр Маскалев Росгвардия һәм Федерация Советы инициативасы белән "Дети — герои" федераль проектында катнаша. Бу елның язында үсмер үз гаиләсен янгыннан коткарган.
Ул көнне әниләре Алена кече балаларын йокларга яткыра, ә Саша бу вакытта мунча яга. Шуннан соң егет ишегалдына чыгып, верандадан төтен чыгуын күреп ала. Ул бер секунд та уйлап тормыйча, әнисен, дүрт яшьлек сеңлесе Каринаны, бер яшьлек Диманы коткару өчен утка ташлана. Ялкын веранданы тиз арада ялмап ала. Саша тәрәзәне ватып, сабыйларны урамга алып чыга, ә аннары әнисе артыннан янган өйгә кире керә.
"Син булмасаң, без өчебез инде исән калмас идек", - дип искә ала бу мәхшәр көнне әнисе Алена.
Саша янгын вакытында II дәрәҗә тән пешүе алган. "Алда аны озак һәм авыр реабилитация көтә", дип хәбәр итә Башкортстанның Росгвардия матбугат хезмәте. Үсмер өч тапкыр операция кичергән.
Башта гаилә туганнарында яшәп тора. Күмәк көч белән ике ай эчендә яңа йорт күтәрәләр. Гаилә башлыгы әйтүенчә, төзелеш эшләре күп әле.
Ноябрь аенда Саша Маскалевны Мәскәүдә бүләкләү тантанасы көтә. Батыр үсмерне һәм аларның гаиләсен Росгвардиянең төбәк идарәсе шефлыкка алырга вәгъдә иткән.
Читайте нас: