+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
28 октябрь 2019, 18:00

Мәктәпкә тәм-том автоматлары кирәкме?

Тикшерү нәтиҗәләре мондый автоматларда продукциянең калориялелек нормаларына, шулай ук, яраклылык вакытына туры килмәвен күрсәткән.

Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин Хөкүмәт йортында үткән оператив киңәшмәдә мәктәпләрдә куелган тәм-томнар һәм шоколадлар автоматларына каршы булуын белдерде.
Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, тикшерү нәтиҗәләре мондый автоматларда продукциянең калориялелек нормаларына, шулай ук, яраклылык вакытына туры килмәвен күрсәткән.
- Бу бөтенләй ярамаган эш. Беренчедән, мондый ризык балаларның аппетитын боза, икенчедән, сәламәт кайнар ризык белән тәэмин итүгә һәм сәламәт туклану культурасын үстерүгә каршы килә, - дип билгеләп үтте Айбулат Хажин.
Айбулат вәкил улы мондый автоматларга еш кына ата-аналар зарлануын да ассызыклады.
Киңәшмәдә автомат хуҗалары белән аларны балалар өчен зарарлы булмаган ризыклар һәм эчемлекләр белән комплектлау мөмкинлеге турында килешергә кирәк дигән нәтиҗә ясалды.
Читайте нас: