+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
30 октябрь 2019, 19:23

"Кешеләргә ярдәм итәргә яратам!"

Туймазы шәһәреннән 12 яшьлек Реналь Хәбиров тиздән яңа үзәк ача.

Туймазы шәһәре 7нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Реналь Хәбиров 6 ноябрьдә туган шәһәренә “үзенчәлекле” балалар өчен “Уйнаганда укыйм” белем бирү үзәген ачуга чакыра. Яңа үзәктә үсмер 15-20 бала белән осталык дәресләре үткәрергә, ракеталар корырга, кулларның вак моторикасын үстерергә, кәгазьдән эшләнмәләр ясарга, шулай ук танылган кешеләрне чакырырга уйлый.
— Проектны әти-әнием һәм Туймазы районы хакимияте хуплады. Ниһаять, хыялым чынга ашачак. Кешеләргә ярдәм итәргә яратам, — диде Реналь Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында үткән “3D ”проекты нәтиҗәләре буенча Башкортстан укучылары-волонтерларының йомгаклау төбәк конференциясендә.
12 яшьлек Реналь — Туймазы шәһәренең “Импульс” волонтерлар командасының “кече эшләр” волонтерлары “3D” проектында актив катнашкан өчен бүләк алган иң яшь әгъзасы. Ул — быелгы Җәйге волонтерлык уеннарында җиңүчеләрнең берсе. Сентябрьдә ул “Автошәһәрчек — юлларда хәвефсезлек нигезе” проектын тормышка ашыру өчен “Новаторлар” яшьләр форумында грант откан.
— Киләсе елның язында Туймазыда заманча автошәһәрчек төзи башлаячаклар. Кече яшьтән үк балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк. Мондый автошәһәрчекләр республиканың 2-3 шәһәрендә бар, алар һәр шәһәрдә дә кирәк, — ди Реналь.
Малай 10 яшьлек чагында кулланылган батарейкалар өчен махсус контейнерлар дизайнын эшли, аларны шәһәрдәге ике сәүдә үзәгенә урнаштыра һәм биш меңгә якын файдаланылган аккумулятор җыя. Шулай ук ул “Туймазы-Арена” спорт комплексында мөмкинлекләре чикле балаларга һәм аларның әти-әниләренә биредә эшләүче спорт секцияләре турында мәгълүмат бирү өчен ачык ишекләр көне оештыра. Шуннан соң 30 инвалид бала, сәламәт яшьтәшләре белән беррәттән, биредә спорт белән шөгыльләнә башлый. Моннан тыш, ул ДЦП белән авыручы 5 яшьлек Дашаны реабилитацияләү өчен акча җыюны оештыра. Малай әтисе белән бергә шәһәрнең барлык эре предприятиеләрен йөреп чыга һәм аларның җитәкчеләреннән ярдәм сорый. Алар кирәкле сумманың яртысына якынын җыя алган.
5 декабрьдә Иреклеләр көнендә республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә Ренальне үрнәк итеп китергән иде.
Читайте нас: