Иглин районында прокуратура районның кайбер мәктәпләрендә закон бозу очракларын ачыклаган.
Эчке документлар буенча, укытучылар инициативасы белән дәресләрнең дәвамлылыгы арттырылырга мөмкин булган. Бу исә законны бозуга керә. Кагыйдә буенча бер дәрес - 45 минуттан, ә беренче сыйныфта 40 минуттан артмаска тиеш.
Шулай итеп, укытучылар укучыларның законлы ял вакытларын алган булып чыга.
Прокуратура балаларның дәресләрен тиешле сроктан артмаган вакытка кире кайтарды.