+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
1 ноябрь 2019, 09:51

Укучыны өйдә укытуга күчергәннәр

Әлеге хәл Уфа мәктәпләренең берсендә низаг аркасында килеп чыккан.

Уфаның бер мәктәбендә низаг чыканнан соң, югары сыйныф укучысын өйдә укытуга күчергәннәр. Бу хәл октябрь башында булган. Эпилепсия авыруы булган тугызынчы сыйныф укучысының урыс теле дәресендә хәле начарлана. Кызның сүзләренә караганда, педагог аны такта янына чакыра һәм бөтен сыйныф каршында түбәнсетә башлый. Үсмернең начараюын күргәч тә берни дә булмагандай, дәресне дәвам итә.
Бу очрак кызның эпилепсия авыруы кискенләшүенә китерде, дип раслый баланың әнисе. Ул укытучыны кызга ярдәм итәргә ашыкмауда гаепли. Хатын республиканың балалар омбудсменына кызының белем алуга хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать иткән.
“Мин барысын да игътибар белән тыңладым: әнине, мәктәп администрациясен, шәһәрнең мәгариф идарәсе вәкилләрен. Без ситуацияне һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен җентекләп тикшерә алдык, — дип хәбәр итте Милана Скоробогатова. — Сәбәпләр күп иде: мәктәп администрациясенең профессиональ булмаган эшчәнлегеннән алып, әнисенең кызны авыр хәлгә куйган гамәлләренә кадәр. Шул ук вакытта, мәктәп җитәкчелеге баланың мәнфәгатьләреннән чыгып һөнәри эшләсә, бу хәл килеп чыкмас иде, дип ышанычлы белдерәм. Хәзер кыз өчен бу вакыйганың авыр нәтиҗәләрен булдырмас өчен шактый вакыт һәм психологның ярдәме кирәк булачак”.
Мәктәп укучысы шәхси программа буенча укытуга күчерелгән. Аңа шәхси психолог беркетелгән. Хәлне мәгариф бүлеге җитәкчесе контрольдә тотачак. Милана Скоробогатова үзе дә әлеге ситуацияне күзәтүне дәвам итәчәген ышандырды.
Читайте нас: