+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
2 ноябрь 2019, 15:20

Саша Мәскәүне күрде!

1 ноябрь көнне илнең башкаласында герой-балаларны бүләкләү тантанасы үтте.

Мәртәбәле чарада безнең якташыбыз — Башкортстанның Архангельск районыннан 17 яшьлек Александр Маскалев та катнашты.
Саша турында язып чыккан идек инде. Кыю үсмер быел яз көне ут ялмап алган йорттан әнисен, кече сеңлесен һәм энесен алып чыга. "Син булмасаң, без өчебез инде исән калмас идек", - дип искә ала бу мәхшәр көнне әнисе Алена.
Саша янгын вакытында II дәрәҗә тән пешүе алган, берничә операция кичергән.
Үсмер Мәскәүгә беренче тапкыр килгән. Үзен герой итеп санамый ул, ә шулай да ил күләмендә бүләкләнүенә чиксез горурлана.
“Бик яхшы тәэссоратлар калды, барысы да шундый шәп булды!” —дип журналистларга ихлас сөенечен белдергән егет.
Федерация Советы Комитеты рәисе Лилия Гомәрова Маскалевлар гаиләсенә ярдәм булачагын билгеләп үтте. Яңа йортны алар төзегән инде, әмма анда әле эш күп.
Герой балаларны Мәскәүдә алтынчы ел рәттән бүләкләделәр. Агымдагы елда 215 балигъ булмаган бала төрле шартларда батырлык күрсәткән. Аларның 20сен кичә ил йөрәге — Мәскәүдә, башкаларны төбәкләрдә тантаналы рәвештә бүләкләделәр.
Читайте нас: