+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
7 ноябрь 2019, 14:30

Балалар шикаять яза белергә тиеш…

Мәктәптә моңа өйрәтү буенча дәресләр кертергә җыеналар.

Русия мәктәп программасына закон бозучыларга карата шикаятьләр төзү буенча дәресләр кертергә тәкъдим ителде. Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петровның әлеге тәкъдимне Русия мәгариф министры Ольга Васильевага юллаган.
Петров фикеренчә, укучыларда дәүләт һәм җәмгыять төзелеше турында күзаллау булырга тиеш. "Геометрия, табигать белеме яисә астрономиядә абстракт белеме" булган үсмерләр еш кына үз мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклый белми, дип саный депутат.
— Балалар шикаятьләрне дөрес төзи, гаризалар яза һәм закон бозу очраклары турында хәбәр итә белергә тиеш, чөнки гражданлык үзаңын тәрбияләү — дәүләт иминлегенең нигезе. Укучылар ришвәтчелек, законнар, башка гражданнарның хокукларын бозу турында хәбәр итә белергә тиеш, — дигән Петров.
Дәүләт Җыелышы депутаты моңа өйрәтүче фән яисә дәресләр кертүне сорый.
Фото: es-foto.ru
Читайте нас: