+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Мин — укучы!
7 ноябрь 2019, 13:25

Владимир Путин: “Иң күп укучылар — балалар!”

Русия Президенты бу юнәлештә эшчәнлек алып бару бурычын куйды.

Ил башлыгы бу хакта Русия Президенты каршындагы Советның урыс теле буенча утырышы барышында белдерде.
“Бездә иң күп укучы аудитория — ул балалар. Бу 100 процент шулай”,— диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы белдерүенчә, балалар укуына ярдәм итү программасы белән “Роспечать” шөгыльләнә, бу чыннан да яхшы программа һәм аңа булыклык итәргә кирәк.
Ил башлыгы бу хакта Русия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Веденяпина сүзләренә җавап итеп белдерде, совет утырышы кысаларында ул балаларны иң күп укучылар дип атады һәм илебездә балалар укуын төрле дәрәҗәләрдә хуплауларын сорады.
2017 елда Халыкара маркетинг тикшеренүләре институты тарафыннан үткәрелгән онлайн-сораштыру нигезендә, Русия укуга киткән вакыт саны буенча лидерлар өчлегенә керде. Безнең илдә респондентларның 59% “көн саен диярлек” яисә атнага бер тапкыр укый. Кытайда укучылар саны иң югары — 70 процент, Испаниядә 57 процент.
Тикшерүдә дөньяның 17 иленнән 15 яшьтән алып (Русиядә 16 яшьтән) 22 мең онлайн-респондент катнашкан.
Президент киңәшмәдә хәзерге заман урыс теле нормалары булган сүзлекләр һәм белешмәләрнең бердәм корпусын әзерләргә кушты. Алар барлык дәүләт структуралары һәм матбугат чаралары өчен мәҗбүри булачак.
Фото:vm.ru
Читайте нас: